ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казанда 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган «Реабилитация: традицияләр һәм инновацияләр 2022» конференция узды.

Бүген Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә федераль кунаклар килде. Делегацияне галим, хирург-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор, РФА академигы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Андрей Дмитриевич Каприн җитәкләде.

Республика клиник хастаханәсе базасында Югары технологияле медицина үзәге төзеләчәк. Бу хакта бүген шәфкать туташлары конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үтте.

12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.

Лениногорск районының Тимәш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча иске медпункт урынына төзергә карар ителгән иде.

Кадерле шәфкать туташлары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бүген Татарстан Республикасының Атказанган табибы Рафат Садриев «Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табиб вазыйфасына Татарстан Республикасының атказанган табибы Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы билгеләнде.

Бүген Казанда Идел буе онкология форумы ачылды. Чара кысаларында төрле онкопатология – колоректаль яман шеш, баш һәм муен, тире, сөякләр шеше, эндокрин системасының яман шешләре булган пациентларны һәм торакоабдоминаль өлкә органнарының, шулай ук лимфопролифератив авырулары булган пациентларны диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең иң актуаль мәсьәләләре җентекләп каралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International