Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табиб-гинеколог Илина Шаһимәрдәнованы «Земский доктор» программасында катнашырга чакырды. Һәм менә ул өч ай Осиново амбулаториясендә эшли.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Чистай үзәк район хастаханәсенә килеп китте. «ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча кабул итү-диагностика бүлеге төзелә. Бу максатларга 84 752,46 мең сум акча юнәлдерелгән.
Саба муниципаль районының Юлбат авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Программа Россия Федерациясендә икенче ел тормышка ашырыла, 2022 елдан «Сәламәтлек саклау»милли проектына кертелгән.
Әлмәт районының Молодежный бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. ФАПлар төзү-сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Россиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан башланган. Бу тармакны үстерү - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп максатларының берсе һәм бүген ул бөтен ил буенча актив бара.
«Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсенең табиб-онкологы «Земский доктор» программасында катнашты һәм дәүләттән 1 миллион сум акча алды.
Нурлат районында Яңа Иглай авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.
Дилшат Дилшатович пациенткада карындык арты арасында сулда зур размердагы гематоманың, кан агуын ачыклаганнан соң, күчерелгән бөер дә эшләүдән тутктау куркыныч булганлыктан, Казанның Республика клиник хастаханәсе табиблары белән берлектә Чаллыда операция үткәрү турында карар кабул ителде, дип сөйләде.
Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ медсанчастенә эш визиты белән медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган табибы, «Төбәкара клиника-диагностика үзәге» ДАССУ нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе, ТР ССМ баш штаттан тыш нейрохирургы, Татарстан Республикасы нейрохирурглар ассоциациясе идарәсе рәисе Валерий Иванович Данилов килде.
«Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Мамадыш районының Түбән Сөн авылында ФАП төзелеше бара.
Алексеевск районының Байчыклы Барангул авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авылда модульле ФАП төзү «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды. 2022 елның гыйнварыннан ул «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.