ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Апас район мәдәният йортында муниципаль районының 2020 ел эчендә сәламәтлек саклау эшенә йомгак ясадылар.

Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы, Апас муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов Равил Фәрит улы, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Тугушев Алмаз Абзал улы, Апас РҮХ коллективы катнашты.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең башка түләүле эш башкару нияте турында хәбәрнамәсен карады.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәгендә йомгаклау медицина советы узды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация буенча идарәсе башлыгы Пологов Артур Олегович катнашты.

Колак - тавышларны кабул итү өчен җавап бирүче орган, бу үзенчәлекле сенсор зонасы. Әгәр кеше ишетми икән, кешегә җәмгыятьтә булу авыр, ул нормаль эшли һәм аралаша алмый, социаль дезадаптацияләнә. Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең табиб-оториноларингологы Искәндәр Мөбарәкшин пациентларының колак авыруларыннан җәфа чигүләре турында сөйләде.

Яшел Үзән муниципаль районында 2020 елга йомгак ясадылар. Яшел Үзән муниципаль районында медицина советының 2020 елдагы эш йомгакларына һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган утырышы узды.

Казан медицина университеты немец клиникалары челтәре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде, әлеге программа буенча беренче мастер-класс Татарстанның Республика клиник хастаханәдә узды инде. Аны табиб-ординаторлар өчен немец хирургы Асад Кутуп үткәрде.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең тире-венерология диспансерында 2020 ел эшенә йомгак ясадылар, планлы медицина ярдәме күрсәтү эшенә пандемия үзгәрешләр кертсә дә, диспансер барлык план күрсәткечләрен 100% ка үтәгән.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Түбән Кәминкә һәм Кәркәле авылларында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту» республика программасы һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә яңа модульле табиб амбулаториясе һәм яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Түбәнкамалы Андрей Жук «Россиянең иң яхшы доноры - 2020» бөтенроссия конкурсында өченче урын алган. 60 яшьлек пенсионер 152 тапкыр барлыгы 68 литрдан артык кан биргән.


26
февраль, 2021 ел
җомга

Тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск РҮХнең баш табибы Рим Әмиров поликлиниканың катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International