Казан дәүләт медицина университетында Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитация дәвам итә.
Казанда «Нефрологиянең һәм бөернең алмаштыру терапиясенең сайланган мәсьәләләре» дигән Идел буе фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Татарстанның, Саратовның, Ижевскиның һәм Оренбургның әйдәүче табиб-нефрологларын берләштерде.
Яр Чаллы шәһәренең 2нче номерлы стоматология сырхауханәсе «VIII Дөнья премиясе – 2019 елдагы Россия халкына һәм ватандашларга игелекле эшләр өчен» халыкара конкурсында катнашты.
Онкология диспансерында РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары катнашуларында ВКЭ форматында «Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш» дигән түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар онкология программасының максатчан күрсәткечләренә ирешүләр һәм махсуслаштырылган онкологик медицина ярдәмен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Татарстан почтасы» ФПЭИ Кукмара почтамтының почта элемтәсе бүлекләре почтальоннары һәм башлыклары район үзәк хастаханәсе җирлегендә укулар үттеләр.
Стоп ВИЧ /СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Әлмәттә ВИЧ-йогышын тестлауның мобиль пунктлары җәелдерелде.
Табиб-педиатр, инфекционист, ә пенсиягә чыкканнан соң мәктәпкәчә-мәктәп бүлегенең табиб-педиатры – Динә Миргасимовнаның бөтен гомере медицина белән бәйле.
Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе җирлегендә Эчәклекнең ялкынсыну авырулары (ЭЯА) буенча ике үзәк эшли башлады.
Гериатрия кабинеты Мөслим ҮРХдә ачылды. Профильле белгеч үз игътибарын район халкының 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләренә колачлаячак, аларның сәламәтлекләре турындагы җентекле хикәяләрен тыңлаячак, киңәшләр бирәчәк һәм дәвалауны билгеләячәк.
Казанда «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән Халыкара катнашуы белән XVI Россия конгрессы ачылды.