Чистай ҮРХдә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә механик травма белән авыручылар күпләп килү очрагында ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өч бригадасы һәм ике ВСБ бригадасы белән күнегүләр узды. Чара штат режимында узды.
Казан шәһәренең Сугышлар ветераннары госпиталендә йомгаклау медицина советы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов һәм ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты И.Б. Питулова катнаштылар. Баш табиб И.А. Фәхретдинов төп доклад белән чыгыш ясады.
Түбән Кама медицина профилактикасы үзәге Шәңгәлче мәктәбендә сәламәт яшәү рәвеше дәресләрен үткәрде. Психолог Зәлфирә Гыйльфанова дөрес туклану, җенес тәрбиясе, стрессны профилактикалау турында сөйләде һәм тәмәке тартуның зыяны турында искә төшерде.
Спас үзәк район хастаханәсе 2019 ел эчендәге эшчәнлеккә йомгак ясады. Медицина советы утырышы Болгар шәһәре администрациясенең актлар залында узды.
Кичке авылының 46 кешесе «Сәламәт авыл» акциясендә катнашты. Авыл халкына медицина тикшерүен ТКҮРКПХнең кардиологы Зөлфирә Бигашева һәм онколог Александр Андреев үткәрделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең КБМҮдә коллектив килешү пунктларын үтәү нәтиҗәләре буенча беренчел профсоюз оешмасының хисап җыелышы булды.
Киңәйтелгән медицина советы утырышында Республика наркология диспансерының эш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8564 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1254 тапкыр.
25 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияле сәламәтлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
РКХ ябылу буенча социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таратыла торган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм ул ялган.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә РКХ эше гадәти режимда оештырылган, кабул итү-диагностика бүлекләре тәүлек буе эшли, барлык мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итәләр, көн саен кабул итү-диагностика бүлегенә якынча 300 пациент мөрәҗәгать итә. Бәйрәм көннәрендә травмалар белән мөрәҗәгать итүләрнең артуы теркәлә.
Хастаханәдә Роспотребнадзор таләпләре буенча килүчеләр өчен КРВЙ арту сәбәпле, чикләү режимы саклана, шул ук вакытта авыр хәлдәге пациентларга һәм реанимация бүлегенә тәрбияләү өчен килгәннәрнең керү мөмкинлеге чикләнмәгән.