ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә.

"Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ чираттагы саклану битлекләр партиясен Түбән Каманың күппрофильле хастаханә хезмәткәрләренә тапшырыды. Бу - Медицина хезмәткәре көненә химиклардан бүләк.

Лаборатория хезмәткәрләренең бүгенге иртәсе чәчәк бәйләмнәренән һәм рәхмәт сүзләреннән башланды. Ак халатлы геройлар COVIDка анализлар ясыйлар.


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

66 яшендә Татарстанның танылган табибы Рәшит Шамил улы Миңнетдинов Бангладеш Республикасында чит ил командировкасында булган. Россиянең башка белгечләре белән бергә ул пандемия чорында медицина хезмәтен оештыру белән шөгыльләнгән.

Бүген лаеклы ялга Түбән Кама күппрофильле үзәк район хастаханәсенең стоматология сырхауханәсенең стоматолог-хирургы Виталий Липатовны озаттылар. Виталий Васильевич яраткан һөнәренә 37 ел гомерен багышлаган. Самара медицина институтын һәм интернатурасын тәмамлаганнан соң, ул бер ел Шәңгәлче авылында Сәламәтлек саклау пункты мөдире булып, аннары ике ел терапиядә эшләгән. Аннан соң стоматология сырхауханәсенең хирургия бүлегенә күчкән.

ТАССРның юбилей елында 11 июньдә Колчановлар гаиләсендә Полина Максимовна дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3500 г, озынлыгы 58 см. Полина Колчановлар гаиләсендә беренче бала.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсендә коронавирус йогышына каршы көрәш, катлаулы эпидемиологик  шартларда ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы узды.

Татарстанда 800 гә якын волонтер, коронавирустан курыкмыйча, шәфкать туташларына һәм табибларга ярдәмгә килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге төбәк координаторы Анна Макарова сөйләде.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

17 июньдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков онлайн-трансляция барышында республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Министр Татарстанда коронавирус йогышы таралышы, республиканың сәламәтлек саклау системасы бу вазгыятьтә ничек эшләве, коронавируска тестлар кемгә һәм ничек үткәрелүе, табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең эш күләме, Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә хастаханә пациентлары ничек тавыш бирәчәк кебек мәсьәләләргә тукталачак.

Кеше гомере, сәламәтлеге – тормыштагы иң кадерле кыйммәтләр. Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукына гарантиясе мөһим әһәмияткә ия, һәм дәүләткә әлеге хокукны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен барлык чараларны күрергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International