ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Бөтендөнья донорлар көненә багышланган #ДонорБул (#ОставайсяДонором) Бөтенроссия донор акциясе тәмамланды. Татарстан Республикасында кан һәм аның компонентлары донорлыгын популярлаштыруга юнәлгән акция 8 июньнән 15 июньгә кадәр узды.

Республиканың һәр кешесе медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Yardam.ru мәгълүмати порталда эшли башлаган «Табибларга хатлар» сервисы аша җиткерә ала.

РКХнә Казанда яшәүче йөкле ханым май башында ук китерелгән иде, бер айдан соң аны һәм сабыйларны исән-имин өйгә чыгарганнар.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясе белән авырган хатын-кызны һәм тумыштан пневмония белән дөньяга килгән аның игезәк балаларын дәвалап, өйгә чыгарганнар.

Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган медицина хезмәткәре көне (21.06.202020) уңаеннан, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Лаеклы һөнәр» дигән темага балалар рәсеме бәйгесен үткәрде. Бәйгедә медицина оешмалары хезмәткәрләренең балалары катнашты, барлыгы 69 рәсем бирелде.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Медицина кулланыштагы дару препаратларын дистанцион рәвештә ваклап сатуга рөхсәт бирү, мондый сатуны гамәлгә ашыру һәм күрсәтелгән дару препаратларын гражданнарга җиткерү кагыйдәләрен раслау турында» карары нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга кереште.

Казанда көненә 200гә якын кеше #ДонорБул ( #ОставайсяДонором) акциясендә катнаша.

Татарстанга «Авифавир» препаратының 300 төргәге китерелгән. Бүген ул вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләренә профильләштерелгән Казанның клиникаларына кайтарылачак. Шулай ук даруны Яр Чаллы шәһәренә дә озатачаклар.

Бүген ТКҮРКПХнең оториноларингология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Равилә Гыймадиеваны лаеклы ялга озаттылар.

«Донор бул» Бөтенроссия донор акциясе Россиянең төрле шәһәрләрендә уңышлы үтә. Әлмәт, һәрвакыттагыча, бу хәрәкәткә кушылды.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 июньдә, масштаблы Бөтенроссия донор акциясе һәм #Безбергә проекты кысаларында медик волонтерлар донорлар булырга теләүчеләрне җаваплы донорлык нигезләре, донациягә әзерлек кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны кисәтү чаралары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International