ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры – 2018» дигән XXII Россия конкурсының җиңүчесе дип танылды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2019 елның I кварталы йомгаклары буенча проектны гамәлгә ашыру барышына багышланган эксперт сессиясе узды. Очрашуга ведомство максатларын формалаштыруда катнашкан экспертлар һәм иҗтимагый совет әгъзалары, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм профильле министрлыклар вәкилләре чакырылган иделәр.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталендә учреждение хезмәткәрләре арасында хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүгә конкурс узды. Медиклар уен формасында алган белемнәрне кабатлау һәм актуальләштерү мөмкинлеге алдылар. Теория сорауларыннан тыш производствода зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли конкурс оештырылды.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Партиясе Рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә зур эш башкарылды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм министр урынбасары Фәридә Яркаева гражданнарны кабул иттеләр. 

19 апрельдә КФУның Университет клиникасында «Мәни бизенең трансуреталь энуклеациясе» дигән мастер-класс узачак. Күрсәтмә операцияләр МДУ Медицина фәнни-мәгариф үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Сорокин Николай Иван улы җитәкчелегендә узачак. Мастер-класс вакытында ике операция – мәни бизенең лазерлы энуклеациясе, шулай ук мәни бизенең биполяр энуклеациясе үткәреләчәк.

Татарстан Республикасында 15 апрельдән башлап 24 апрельгә кадәр табигый чыганактан булган һәм сезонлы авыруларны профилактикалау буенча ункөнлек уза.

Казан медицина көллиятендә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш курс студентлары арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык конкурсы узды.

Европаның 28 иленнән 100 студент Казанга Европа студентлар-стоматологлар ассоциациясенең 63нче съездында (EDSA) катнашу өчен килде. 2019 елда EDSA Съезды Казанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр үткәрелә. Һәр Съездны үткәрү урынын сайлау катнашучылар арасында тавыш бирү юлы белән үткәрелә. Татарстан башкаласы ике тапкыр Конгресс мәйданчыгы буларак тәкъдим ителде һәм икенче тапкырда бу омтылыш уңыш белән тәмамланды: халыкара комиссиянең 18 әгъзасы бертавыштан Казан өчен тавыш бирде.

Кызамыктан вакциналау ясатырга кирәкме, өзлегүләре белән куркыныч булган әлеге чирдән ничек сакланырга һәм коллективлы иммунитет нәрсә ул икәнлеге турында Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең табиб-педиатры Зөлфия Хәйретдинова сөйләде.

Республика клиник онкология диспансерында уникаль операция уңышлы узды. 1нче һәм 2нче торакаль бүлекләренең белгечләре үпкә яман шеше белән пациенткага миниинвазив видеоторакоскопик пульмонэктомия уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International