ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары өчен "Сәламәт бул! Зарарлы гадәтләдән баш тарт" лекторий үткәрде. Чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә туры китерелгән.

Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсендә балалар халкын гриппка каршы вакцинацияләү ахырына якынлаша.
 


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ коллектив килешүе ТР Бәйсез профсоюзлар Федерациясенең «иң яхшы коллектив килешүе» IX республика конкурсында республиканың муниципаль учреждениеләре арасында беренче урынны алды.

Цифрлы җиһазлар сатып алу Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы ярдәмендә мөмкин булды.

19 ноябрьдә Россия ЭЭМ системасының медицина хезмәте барлыкка килүнең 100-еллыгына багышланган «Гомуммедицина практикасында диагностиканың, дәвалауның һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре»  XIV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциядә Казан, Мәскәү, Новосибирск шәһәрләреннән медицина югары уку йортларының баш белгечләре, бүлек башлыклары, кафедра мөдирләре чыгыш ясаячак.

13 ноябрьдә Сәламәтлек саклау ветераны Екатерина Калязина йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхсән үзе котлады.

Чистай РҮХ сырхауханәсенең табиблары Чистай медицина училищесының студент-волонтерлары белән бергә ел саен 14 ноябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә багышланган мәгълүмати-агарту чарасы уздырды.


14
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Суд-медицина экспертизасы бюросының авыр югалту кичерүе турында хәбәр итәбез: 2021 елның 13 ноябрендә 50нче яшендә югары квалификация категорияле суд-медицина эксперты табибы, районара һәм район суд-медицина бүлекләре буенча мәетләргә экспертиза бүлеге мөдире Инесса Евгеньевна Исхакова вафат булды.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

РФА академигы, кардиолог Евгений Иванович Чазов 93нче яшендә Мәскәүдә вафат булды. Танылган кардиолог һәм галим, тромболитик терапияне уйлап табучы –  миллионлаган гомерләрне коткарды дип һич арттырмыйча әйтергә була.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре авраль режимда беренче ел гына эшләми. Биредә 300гә якын пациент дәвалана.

Йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире, табиб-пульмонолог Светлана Ильинична Железнова пандемия шартларында беренче планга вируслы пневмония чыкты, ул моңарчы күрелмәгән масштабларга җитте, ди.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International