ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсендә AMTEC KAZAN белем бирү үзәге җирлегендә йөрәкнең тумыштан килгән кимчелекләрен пренаталь ультратавыш диагностикасы буенча экспертлар өчен Халыкара мәктәп-семинар башланды.

«Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең балалар стационарында 17 ноябрьдә искиткеч бәйрәм узды, анда табигать белән куелган вакыттан алда туган сабыйлар белән әниләр һәм әтиләр, әбиләр һәм бабайлар килде.

Югары уку йортлары студентлары арасында «Хәрәкәт – ул тормыш» темасына иң яхшы лекция материалына Республика смотр- конкурсының 1 этабы КДМУның гомуми гигиена кафедрасы җирлегендә узды.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Росздравнадзор тәкъдимнәре нигезендә сыйфат менеджментының интеграцияләнгән системасын кертү» дигән XI Бөтенроссия конференциясе узды.

Петровский поселогында Күчмә региональ волонтер-медик мәктәбе тәмамланды. Белем бирү проектында 70 тән артык доброволец катнашты. Катнашучылар арасында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте, шулай ук Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Чистай районнарының медицина урта һөнәри белем бирү уку йортларының студентлары бар иде.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бу көн – иң кечкенә балаларга ышаныч символы. Күп кенә җитлекми туган балалар бик түбән тән массасы белән туалар. Неонатологларның бурычы – мондый сабыйларны исән-имин тәрбияләү.

Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» дигән ел саен үткәрелә торган VII эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. 

Фотосурәттә бәйләнгән уенчыкны кысучы кечкенә генә кул – 700 граммнан чак кына артыграк авырлыктагы сабыйныкы. Түбән Кама шәһәре Балалар шәһәр хастаханәсенең табиблары, шәфкать туташлары тырышлыгы белән һәм әнисенең ышанычы, мәхәббәте ярдәмендә ул көн саен алга таба кечкенә адым ясый. Хәзер, бер айдан соң, ул инде якынча1 кг авырлыкта. Һәм бу – могҗиза.

Җиденче ел рәттән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге үзенең нәни «чыгарылыш» балалары өчен бәйрәм оештырды. Ел саен 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара җитлекми туган балалар көне очрашуның сәбәбе булды. Теләүчеләр күп булу сәбәпле бәйрәм шәһәрнең зур сәүдә үзәгендә оештырылды.

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчастеның кардиохирурглары республиканың йөрәк-кан тамырлары хирургларының зур делегациясе составында Россия кардиохирургларының 25 съезды эшендә катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International